ЭСТРА’ДА и. фр. 1) Артистлар, театр коллективлары, музыкантлар һ.б.ш. тамашачылар алдында чыгыш ясау өчен эшләнгән күтәренке мәйданчык, сәхнә. Операда җырлау белән бергә, мин эстрада сәхнәләрендә дә җырладым ---. Х.Мәҗитов

2) Җыр, бию, сәнгатьле сөйләү кебек популяр, күңел ачу характерындагы кече формаларны берләштергән сәхнә сәнгате төре. Нәкъ шул секундта сәхнә идәненең ике почмагына сөяп куелган кара динамиклар дөбер-шатыр килеп тавыш куптаралар, эстрада ритмы яңгырый башлый. М.Мәһдиев. --- мин филармониянең бер бүлеге булган җыр һәм бию ансамблендә эшләдем, эстрада артистлары белән артык аралашмадым ---. Р.Тимерханова



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә