ЭСТО’НЧА рәв. 1. 1) Эстон телендә. --- күптән түгел мин Эстониядә булдым, андагы татарлар эстонча сиптерәләр генә, ә руслар өйрәнергә ашыкмый. Т.Миңнуллин. Валтон исә безнең нияткә ни өчендер артык сөенмәде, хәтта кызын эстонча бераз кыздырып та алды шикелле. Т.Әйди 2) Эстон халкындагыча. Лилли Әминә апага, җепне җепкә эстонча ялгап, якорь сурәте төшерелгән кофта бәйләп бирә. Т.Әйди 2. с. мәгъ. 1) Эстон телендәге. Эстонча шигырь сөйләтү 2) Эстон халкына караган, шуңа хас булганча. Эстонча туй үткәрү 3. и. мәгъ. Эстон теле. Каалеп – эчкерсез зат, Төркестанга барып, үзбәк каләмдәшләрендә кунак булган, әсәрләрен эстончага тәрҗемә иткән. Т.Әйди. Эстончасы бик яхшы түгел |