ЭСТОН и. Фин-угор телләренең берсендә сөйләшкән, башлыча Эстониядә яшәгән халык атамасы һәм шул халыкның бер вәкиле. --- урысчаны бер сүз белмәгән эстоннар да команданы һич ялгышусыз аңлыйлар. А.Гыйләҗев. Бер миллионлы эстон халкын милләт буларак үз телләрендә укытылган мәктәп һәм, бигрәк тә, югары уку йорты коткарып --- калды. Т.Галиуллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә