ЭСТЕТЛЫК и. 1) Эстет булу. Эстетлыгы әллә кайдан күренә 2) к. эстетизм. Дөрес, бик аз гына бер вакыт эчендә Муса декадентларча эстетлык чире белән авырып алды. М.Максуд. Менә шушы чиктән чыгып караганда, Марсельнең иҗаты, бигрәк тә шигырьләре, эстетлык белән аерылып тора. Т.Миңнуллин |