ЭСТЕ’ТИКА и. гр. 1) Сәнгатьне, табигатьтәге, тормыштагы, иҗаттагы матурлык формаларын өйрәнә торган фәлсәфи тәгълимат; сәнгатьнең үсеш законнарын, аның идея эчтәлеген һәм формасын, җәмгыять һәм кеше тормышында урынын өйрәнә торган фән тармагы. Мунчаның нәрсә икәнен белмәгән бетле Европа рыцарьлары --- Шәрык җирен канга батырырга барганда, Гарәбстанның дәүләт учреждениесенә писарь булып урнашу өчен генә дә математика, --- эстетика фәннәреннән имтихан тотарга кирәк булган. М.Юныс. Эстетика дәресендә Рузия Хаковна әйтте инде: «Күңелләрне куандырып торсын өчен, шулай аксыл яшел төскә буялганнар алар [тегү машиналары] ---». А.Вергазов

2) Кемнең дә булса сәнгатькә булган карашлар системасы. Шуңа күрә символлар системасы һәрчак милли эстетикага йөз тота. Д.Заһидуллина. Драма театры эстетикасының курчак театрына йогынтысына кагылышлы күпсанлы сораулардан берсен – тамашачы хакындагысын аерып алыйк. Р.Игъламов

3) Нәрсәнең дә булса гүзәллеге, матурлыгы. Йорт хайваны, ягъни культуралашкан дуңгыз, пычрак, сазда ауный, симез, эстетикасы юк, ә кыргый дуңгыз – кабан нинди? Р.Батулла



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә