ЭСТЕ’ТИК II с. 1) Эстетикага мөнәсәбәтле, эстетика турындагы. Аның нечкә зәвыклылыгы, эстетик принципларының югары булуы бала чагыннан ук килә. Ә.Айдарская. Эстетик карашлар да тотемистик фикерләүләр белән үрелгән. Г.Дәүләтшин 2) Сәнгатьтә һәм тормышта гүзәллекне, нәфислекне барлыкка китерү, аны аңлый, сизә белү белән бәйләнгән. Иптәшләрең алдында тешеңне казып утырма, синең кыек-мыек тешләрең берәүдә дә эстетик хисләр уятмый. А.Хәсәнов. Биючеләрнең нәфис пластик хәрәкәтләре матур эстетик тойгылар, горурлык хисләре уята. Р.Фәйзуллин 3) Тормышта яки сәнгатьтә нәфислек, гүзәллек йогынтысы белән туган. Җыр исә, музыканың иң популяр, иң аңлаешлы жанры буларак, --- кадерле күңел ачу чарасы, эстетик, әхлакый тәрбия чарасы булып килә. Г.Бәширов |