ЭСТЕТ и. гр. кит. 1) Гүзәллеккә табынучы, нәфислеккә баш июче. Ислам Әхмәтҗанов – эстет. Ул башкарган һәр эштән югары кимәлдәге зәвыклылык сизелеп тора. М.Галиев. Фатих Әмирхан! Зыялы, аксөяк. Фаҗигалы язмыш. Ул яшьли ике аяксыз кала. Тукайның гувернёры. Эстет. Гүзәл хикәяче. Драматург. Журналист, галим. Р.Батулла

2) Эстетизм ( 2 мәгъ.) тарафдары



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә