ЭСТӘ’Ү ф. иск. 1) Теләү, арзу итү. Фирак эстәрме һичбер кемсә сәннән? Г.Тукай. Әлеге рум аксөяге аның [Атилланың] урдасында үсте, шуңа да түрекләрнең ни уйлаганын, ни эстәгәнен ерактан укый ---. Р.Зәйнуллин 2) Әйбер бирүне, ни булса да эшләүне үтенү, сорау. Балалар елап-елап теләнәләр, хәер эстиләр. А.Расих. --- зират капкасы төбендәге теләнчеләр, кулларын сузып, аннан хәер эстиләр. Р.Батулла 3) Туплау, җыю (белем тур.). Ахун хәзрәт Бохараи шәрифтә гыйлем эстәгән кеше иде. З.Бигиев 4) Эзләү. Егет-кызларның --- күбесе, белем-бәхет эстәп, шәһәргә китеп бара... Х.Ширмән. Гомер буе Солтан байлык эстәде. Х.Сафина 5) Арттыру. Хәтта Сталин бүләк иткән академияләр дә акрынлап көч туплап, фәнни үсеш юлына элегрәк аяк баскан аркадашларыннан үрнәк, ярдәм ала-ала, егәрләрен эстәделәр ---. Т.Галиуллин |