ЭСТАФЕ’ТА и. фр. 1) тар. Атлы йомышчылар белән йөртелә торган ашыгыч почта

2) тар. Шушы почта белән җибәрелгән яки алынган хәбәр, хат

3) спорт Һәрбер катнашучы билгеле дистанция үтеп, шартлы әйберне үз командасыннан икенче катнашучыга тапшыру тәртибендә бара торган йөгерү, йөзү һ.б. буенча команда ярышлары. [Балаларның] эстафета дигән йомышсыз йөгерешләре, әллә нинди эш башкарган кебек рапорт бирүләре --- күңелләрен күтәрәме? Күтәрә. Ә.Баян. Спортсменнар таяк бирешеп йөгергәнне ничек атыйлар әле? --- Ә, әйе, эстафета! М.Галиев

4) спорт Шундый ярышларда, билгеле бер араны үткәч, катнашучылар кулдан-кулга тапшыра торган таякчык

5) күч. Берәр эш-гамәл, гадәт, традиция бер буыннан икенче буынга күчү, дәвам итү күренеше . Әйтерсең ул [С.Садыйкова] миңа шушы җыры аша халкыбызның моң эстафетасын тапшырды. Х.Бигичев. Нефть промышленносте коллективлары үзара ярдәмләшеп, җиңү эстафетасын иҗади рәвештә бер-берсенә тапшырып эш итәләр икән. М.Хәсәнов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә