ЭСТАМП и. фр. Нинди дә булса рәсемнең рәссам яки гравёр тарафыннан гравюрадан кәгазьгә төшерелгән нөсхәсе . Элекке Венеция күренеше картинасына да яңа рам ясаттылар. Шуңа туры килә торган берничә эстамп та сатып алып элгәч, зур зал хәзерге заманга хас җиңел бер төскә керде. Г.Әпсәләмов. Пикассо иҗат гомерендә 14 мең полотно, 100 000 гравюра һәм эстамп, китапларга 34 000 иллюстрация ясаган! М.Хуҗин |