ЭСТАКА’ДА и. фр. Юлларны югары күтәрү, җәяүле һәм транспорт агымнарын аеру, суднолар килеп туктау, йөк төяү-бушату һ.б. өчен салынган күперсыман корылма. Ул [Василий] туп-туры котлован янына китте. Аска карады. Балта осталары агач эстакаданы ясап бетереп киләләр. А.Гыйләҗев. Ике участок булмас булуын, әмма фәкать җир асты коммуникацияләре һәм эстакадалар гына коручы аерым участок оештырырга кирәк булыр. Р.Кәрами



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә