ЭССЕ’НЦИЯ и. лат. 1) Берәр матдәнең азык-төлек, дару җитештерүдә файдаланыла торган, кулланганда сыегайтыла торган көчле эремәсе. Менә син конфет ашыйсың – ул конфетта да нефть бар, чөнки яңа пешкән җиләк-җимеш исе килеп торган эссенцияне нефть продуктларыннан эшлиләр. Дөньяда ниләр бар? Тар стаканга яхшылап юылган чи йомырканы кабыгы белән салалар, өстенә, күмелгәнче, 70 процентлы серкә эссенциясе агызалар һәм 12 көнгә караңгы урынга куялар. Татарстан яшьләре

2) Парфюмериядә төрле үсемлек, чәчәк, җиләк-җимеш һ.б.ны спиртта төнәтеп ясалган хушбуй төре. Башкалар утка җиде кисәк сандал агачы ыргыталар, эрегән май, һәртөрле хушбуйлар һәм эссенцияләр агызалар. Ә.Рәшит

3) күч. филос. Нәрсәнең дә булса гомумиләштерелгән, кыскартып әйтелгән төп нигезе, асылы; сыгынты, квинтэссенция. Роман-эссе бер тын белән утырып язылган әсәр түгел; ул – озак еллар җыелып килгән уй-фикерләрнең эссенциясе. Казан утлары



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә