ЭССЕЛЕК и. 1) к. эссе I 2 . ( 2 мәгъ.). Төшлектә эсселек күләгә җирдә илле өч градуска җитте. М.Юныс. Малай карышмый иде инде. Аны пар, эсселек изрәтте, себерке иркәләде. Ә.Гаффар

2) Кешенең тән җылылыгы күрсәткече югары булу, югары температура. Сафия янында киңәеп утырган Фагыйлә Батталовадан мичтән бөркелгәндәй эсселек килә иде. М.Маликова. [Сара (кулын тотып):] Сездә эсселек бар. Төсегез дә киткән. Утырыгыз. Р.Раскулова



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә