ЭССЕЛӘ’Ү ф. Эссе, артык дымлы, бөркү һава тәэсирендә тирләү. – Үзем эсселәдем, аякларым туңды, – диде Илһамия, диванга аякларын бөкләп утырып. Г.Әпсәләмов. Ул инде монда килеп кергәнче дә байтак кына йөгергән иде булса кирәк, аның, эсселәп, бит алмалары кызарган, әйтәсе сүзе бар кебек, авызы ачылып тора иде. Л.Гыйззәтуллина

Эсселәп алу Берара, аз гына эсселәү. Бер эсселәп алдым... җаннан суык үтте. Л.Шәех

Эсселәп бетү Тәмам, бик нык эсселәү. Уф, эсселәп беттем, калын мамык юрганымны көч-хәл белән өстән төшердем ---. Г.Хәсәнов. --- бәйрәм вакытында тирләп, эсселәп бетәсең. Шәһри Казан

Эсселәп йөрү Шушы арада эсселәгән булу. Бик эсселәп йөргән чагым булса, Җибәрмәгез куып котыпка. И.Гыйләҗев

Эсселәп китү Кинәт эсселәү. Эсселәп китсәм, майканы да салып тормастан, гөрс суга! М.Әмир. Байчурин дулкынланудан кинәт эсселәп китте, йөрәге кысылып-кысылып типте. Т.Әйди

Эсселәп тору Вакытлыча эсселәү. Әллә нәрсә, бик эсселәп торам мин бүген. Ф.Хөсни

Эссели башлау Эсселәргә тотыну. Башта бик каты туңып дер-дер калтыранган Назимов тора-бара эссели башлады. Г.Әпсәләмов. Мин эссели башладым, Кыш бабай! Л.Лерон



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә