ЭССЕЛӘНҮ ф. 1) Кызу, эссе хәлгә килү. Көннәр эсселәнгәннән эсселәнә. А.Расих

2) сөйл. Тәннең температурасы күтәрелү. Ул арада Гөлкәйнең күзләрен йокы баса башлады. Салкын алай калтыратмый кебек, киресенчә, мунча ләүкәсендә утыргандай эсселәнде. Х.Ширмән. Бизгәк белән авырганда да нәкъ шулай була иде: башта әткәсе --- калтырый, дерелди башлый, аннан соң тиргә батканчы эсселәнә. Г.Иделле

Эсселәнә бару Торган саен арта барып эсселәнү. Йөрәгенә кайнарлык йөгерә дә йөгерә, каны һаман эсселәнә бара. Ф.Яхин

Эсселәнә башлау Эсселәнергә тотыну. – Аннан соң менә нәрсә минем күңелгә килә, – диде Мостафа. – Хәзер һавалар эсселәнә башлады инде. Ш.Камал. Кояш багана буе күтәрелеп, көн эсселәнә башлагач, бер кулына чиләк белән су күтәреп, икенче кулына тимер кружка тотып килде ул ---. Т.Таһиров

Эсселәнә төшү Тагын да ныграк эсселәнү. Ләкин һавада бөркүлек кимемәде, киресенчә, тагы да эсселәнә төшкән кебек булды. М.Хәбибуллин

Эсселәнеп бетү Тәмам, бик нык эсселәнү. Көн эссе дип үзләре белән су алганнар иде алуын, кунак ашы кара-каршы, диештергәләп, ачык күңелле Нилүфәрне әле эсселәнеп бетмәгән яшел миллек әвене астында сакланган су белән сыйладылар. Р.Рахман

Эсселәнеп китү Кинәт эсселәнү; сизелерлек эсселәнү. Бүлмә, чыннан да, эсселәнеп киткән төсле иде. З.Фәтхетдинов. Көннәрдән бер көнне һава бик тә эсселәнеп китте. Ф.Яхин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә