ЭССЕ I с. 1. 1) Югары температуралы; бик каты кызган. Көннәр бик эссе булу аркасында, гадәттә, учреждениеләр иртәнге якта һәм көн сүрелә башлагач кына эшлиләр. А.Расих. Бик тә, бик тә эссе – чамасыз дәрәҗәдә эссе, коры килгән җәй иде ул... М.Вәли

2) Тропик. Океан тирәнлекләреннән алып биек тауларга, эссе чүлләрдән арктик бозлыкларга кадәр бөтен җирдә тере организмнар очрый. Татарстанның үсемлекләр һәм хайваннар дөньясы. Чәй – көньяк үсемлеге, аңа эссе һәм дымлы климат кирәк. Дөньяда ниләр бар?

3) Тән температурасы югары булган. Синең тәнең бик эссе икән... Әллә авырыйсыңмы, Гөлйөзем? Т.Гыйззәт . – Ярар, бетсен ул, Равил, – диде җиңги, эссе йомшак куллары белән әле һаман мине кочаклаган килеш, – онытыйк без бүгенге хәлне, яме?! В.Нуруллин

4) диал. Кайнар. Зөһрә кызның эссе яшьләре төшүләре белән Айны көйдереп җибәргәннәр. Әкият. Күргәзмәгә куярдай матур итеп бөрелгән өчпочмакларын мичкә тыгуы була, эссе мич өсләрен куыра да ала. Р.Мулланурова

2. и. мәгъ. 1) Көннең, һаваның югары температурасы; көннең кызулыгы. Тәрәзә ягыннан дулкын-дулкын булып эссе бөркелә. М.Хәсәнов. Көндезге эссе башлангач, Чирмешәндә су кереп, тулай торакка кайтып ял итә торганнар иде. Р.Айзатуллин

2) Кешенең тән җылылыгы дәрәҗәсе. Берничә көн инде авырый ул. Өченче көнне дә эштән кайтканда температурасы утыз тугыздан арткан иде. Дарулар эчеп яткач, тән эссесе иртәнгә беткән иде. М.Маликова

3) Ягылган мунчаның ташына су сипкәннән соң барлыкка килгән җылылык, пар, кызу. Йончыла күкрәк җиңелчә моң белән, Эссесе беткән җылы мунча сыман. Ш.Бабич. Авылда вакытта шәһәр кешесе бик шәп ул: үземә кил, килсәң, телефоннан чылтырат, фәлән-төгән, диләр, син мунча ташына эссе өстәп, салкын сыра шешәсен ачкалап, бөкрәеп, ялангач йөгереп йөргәндә. М.Мәһдиев

3. хәб. мәгъ. 1) Һава температурасының югары булуы турында. Эссе. Ләкин уйларны тропик эсселеге дә җиңә алмый. М.Юныс. Җәй көне кояш астында шундый эссе: тиз генә кызынып алырга да, хәтта пешәргә дә мөмкин ---. Дөньяда ниләр бар?

2) Кемнеңдер эсселекне тоюы турында. Миңа эссе монда

Эссе салу Мунчада, эссесе чыксын өчен, ташка су сибү. Айдаш баба мунчаның ишеген шар ачып куйды да, таш өстендәге капкачны алып, ике тапкыр эссе салды. Р.Батулла. Эссе кабу к. эссе сугу. Эссе сугу Кояш кызуы тәэсирендә баш авыртып, температура күтәрелеп авыру. Хәерниса тәтәйне җәйге кызу көнне ураза килеш урганда эссе сугып үтерде. Н.Исәнбәт. Эссе табага бастыру Кемне дә булса бик каты орышу; тиргәү. [ Харис:] Бар, тыңламый кара аның сүзен... Эссе табага бастыра!.. Казан утлары. Эссе табага басу Бик кыен хәлгә калу, ни эшләргә белмәү , каушап калу. Эшләгән җирләрендә әнкәләренең соңгы самавырына тиклем талап алып киткәннәрен ишеткәннәре юктыр! Фельетон басылып чыккач сикерешерләр, эссе табага басарлар әле! А.Гыйләҗев. Эссе тию к. эссу сугу. Беренчедән, ак төс кояш нурларын кире кайтарып, башны эссе тиюдән сакласа, икенчедән, ул һәрвакыт чиста була. Шәһри Казан



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә