ЭСПА’НДЕР и. лат. спорт Кечерәк мускулларга физик күнегүләр ясаганда кулланыла торган резин яки пружинлы сыгылмалы спорт снаряды. Егет шифоньерның аскы тартмасыннан гантельләр һәм эспандер тартып чыгарды. Р.Кәрами. Аспирантлар – кызык халык: шкафта сабын, мунчала, юылмаган кер; коньки, эспандер, гер, гантель идәндә аунап ята. М.Мәһдиев |