ЭСКУЛАП и. лат. кит. 1) Борынгы рим мифологиясендә, борынгы грек мифологиясендәге Асклепий кебек, авыруларны дәвалау илаһы. Римлылар кайбер аллаларны борынгы греклардан да үзләштерәләр. Мәсәлән, табиблык алласы (Эскулап), көч һәм куәт алласы (Һеракл – Һеркулес) һ.б. К.Гыйззәтов 2) шаярт. Табиб, врач, медик. Корея сугышы вакытында --- ул [Уольф Демора] бернинди белеме булмаса да, --- зур бер корабта табиб вазифаларын үти. Ялганчы эскулапка монда бер диңгезченең эренләп шешкән тешен суырырга --- туры килә. Юлдаш |