ЭСКОРТ и. ит. 1) Кемне дә булса саклау яки хөрмәт күрсәтү максаты белән озатып бара торган очкыч, кораб, мотоцикл яки хәрбиләр төркеме. Вәт, гөнаһ шомлыгы... Элеккеге мичман эскорттан бүленеп калган – машинасы кабынмый! К.Кәримов. Диңгездә сәяхәт иткәндә, илчеләрне берничә корабтан торган почётлы эскорт озата барган. Сөембикә 2) күч. Берәр кешенең артыннан калмыйча тагылып йөрүче. Урамда сине яклаган булып, өреп алдан бара – почётлы эскорт! Ш.Галиев 3) неол. Ялда, командировкада һ.б. кыска вакытлы чарада ир кешене (яки хатын-кызны) озатып йөрү өчен, аңа гадәттә матур кыяфәтле пар табып, түләүле нигездә биреп тору хезмәте (фахишәлекнең өртелгән формасы). Берара: «Яшьлегем-чибәрлегем бар, шулардан файдаланып калырга кирәк – эскорт хезмәтенә («калын кесәле» ирләргә төрле кичәләрдә пар булып бару) урнашам», – дип, сабырлыгыбызны сынарга кереште. Сөембикә // Шундый хезмәт күрсәтүче кыз (яки егет) |