ЭСКИЗ и. фр. 1) Картинаның, рәсемнең баштагы караламасы. Соңгы эскизы мондыйрак иде: су буенда ак чәчле карт скрипкада уйнап утыра ---. Р.Мирхәйдәров. Бераздан Даниял альбомны ябып, урынына илтеп куйды да хатын-кыз рәсеме эскизлары ясарга тотынды. З.Фәйзи

2) Скульптура әсәренең кечерәйтелгән масштабтагы башлангыч үрнәге, макеты. Җиңү һәйкәленең эскизы

3) Әдәби, музыкаль әсәрләрнең тулысынча яки өлешчә башлангыч редакциясе. Чөнки алар, шагыйрьнең [Дәрдемәнднең] 1929 елгы җыентыгында әйтелгәнчә, шагыйрьнең куен дәфтәрендәге эскиз-парчалар. Н.Юзиев. Шуңа күрә аның хикәясе зур бер романның эскизы хәлендә генә калган. Ф.Галимуллин

4) Һәйкәл һ.б.ш.ны карап ясау өчен эшләнгән, вариант буларак тәкъдим ителгән әзер үрнәк рәсем. Чаллыда, махсус эскиз белән, ак мәрмәрдән затлы таш ясаттык ---. Т.Миңнуллин

5) Шунда төшерелгән предметларны ясау өчен кирәкле барлык мәгълүматлары, билгеләре булган һәм сызымның төп кагыйдәләрен исәпкә алып кулдан ясалган техник рәсем, план. Мәрьям эскизга карады. Аның күз алдына планшеттагы эскиз түгел, ә чын шәһәр, моңарчы күрелмәгән гаҗәеп кала килеп басты. М.Маликова. Алгы яктагы кульман белән дистәләрчә сызымнар, планнар, эскизлар һәм төрле рәсемнәр дә каядыр җыеп куелды ---. Р.Мирхәйдәров



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә