ЭСКЕРТЛӘ’Ү ф. Печәнне, саламны яки көлтәләрне эскерткә салу. Башта без, өлкән класслар, куна-төнә борчак эскертләдек ---. А.Гыйләҗев. --- лапаска, эскертләп, хуш исле урман печәне һәм әле яшеллеген югалтмаган бәрәңге сабаклары өелгән. Р.Кәрами Эскертләп бару Берсен дә калдырмыйча рәттән эскертләү. Дүрт бригада да саламны җыеп, пресслап, эскертләп баралар. Ватаным Татарстан. Азык әзерләүчеләр саламны җыеп эскертләп баралар. Тәтеш таңнары Эскертләп бетерү Эскертләү эшен тәмамлау; барысын да эскертләү. --- ул елны актарылып иген уңды, көн коры чакта эскертләп бетердек. Ә.Хәкимов Эскертләп кую Эскертләнгән хәлгә китерү. Күршеләре белән сөйләшеп, бергәләп алып кайтканнар, эскертләп куйганнар. Йолдыз Эскертли башлау Эскертләргә керешү |