ЭСКӘНҖӘ и. фар. 1) иск. Төрле материалларны, предметларны кысып, басым белән тыгызлый торган җайланма; пресс 2) Эшкәртелә яки ясала торган предметны селкетмичә кысып тору өчен гади җайланма; тиски. Остаханәсенә килеп керсәң, исең китәрлек: дивардагы киштәләрендә нинди генә ышкы, струк, чүкеч, эскәнҗә, --- тагын әллә ничаклы эш кораллары тезелешеп яткан булыр. Р.Низамиев. Бер якта, буйдан-буйга, эскәнҗә беркетелгән верстак тора. М.Хәсәнов 3) күч. Кыен, авыр хәл; фаҗига, бәхетсезлек. Тиздән эш тә бетәчәк. Назимов иркенрәк сулыш алды, күкрәген кысып тоткан эскәнҗә бушый төшкән кебек булды. Г.Әпсәләмов. Алар озак сөйләштеләр. --- Бу эскәнҗәдән ничек ансатрак ычкыну әмәлләрен эзләделәр. Х.Камалов 4) күч. Изү, кысрыклау, золым; эксплуатация. Кая карасаң, анда тентү, кая карасаң, анда арестлар, кая карасаң да – анда суд, төрмә, ссылка, каторга, үлем!.. Бөтен Русия эскәнҗәгә кысылды! Г.Исхакый |