ЭСКӘКЛӘ’Ү ф. 1) Эскәк белән кыстырып, эләктереп йолку. Таняның эскәкләп нечкәртелгән кара кашлары, дугаланып, өска күтәрелде. Ф.Латыйпов

2) күч. Бер дә калдырмыйча йолкып бетерү; бик нечкәләп утау. Син анда үлән әсәре калдырырга тиеш түгел. Чалгы тотып чаба белмәсәң, хет эскәкләп җый. Казан утлары . Көне буе суган араларын эскәкләдек

3) күч. Бер дә калдырмыйча, берәмтекләп җыю. --- Хлебороб хахулларының әрсез, эре кортлары, тубал-тубал булып өерелеп, чәчкә күзләреннән бүгенге көннең соңгы балын эскәкләп җыя. А.Хәлим

4) күч. Берәмтекләп, бик җентекләп өйрәнү, тикшерү, уку һ.б.ш. Белемне үз ихтыярым белән эскәкләп чүпләдем. Л.Гыймадиева

Эскәкләп бетерү Барысын да эскәкләү

Эскәкләп кую Алдан эскәкләнгән хәлгә китерү

Эскәкләп тору Даими, әледән-әле яки хәзерге вакытта эскәкләү



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә