ЭСКӘК и. 1. Вак, тиз ватылучан һ.б.ш. әйберләрне кыстырып алу өчен, медицинада һәм техникада кулланыла торган кыскыч; пинцет. Ничә еллар тимәгән кашларына эскәк тигезде, йөзенә мул итеп иннек-кершән ягынды. Э.Касыймов . Аңкавының, теленең пешкән тиреләрен эскәк белән тарткалап алганнан соң, Шәһрия Әнәснең авызына күп итеп каз мае сылады да өенә озатты. Ф.Садриев 2. с. мәгъ. күч. Тиз эләктереп алучан, үткен. Бер сержант ашыкмыйча гына киемнәргә тотынды. Аның эскәк күзләреннән бер генә җөй дә читтә калмый иде төсле. Р.Зәйдулла |