ЭСКАЛОП и. фр. кулин. Дуңгыз, сарык, бозауның арт санындагы йомшак, майсыз җиреннән озынча телем итеп киселгән, кыздырып әзерләнгән ризык. Ресторанда пешекче булып эшләүче бу хатын сумкасына бифштекслар, антрекот-эскалоплар, пирәшкиләр салмыйча кайтмый. Ф.Баттал |