ЭСКАЛА’ЦИЯ и. ингл. Нәрсәнең дә булса (мәс., бәхәс, конфликт, хәрби агрессиянең) эзлекле рәвештә үсә, киңәя бару күренеше. Россиянең сугыш чукмарларына «халыкара терроризм» Алланың рәхмәте кебек булды, шуңа аркаланып, алар хәзер илне ашкынып кораллану, хәрби эскалация юлына яңадан кайтарып керттеләр. З.Мифтахов. «Ул, бу очракта халык хезмәтчесе буларак, республикадагы 1,5 миллион тирәсе булган рус этник төркеменең үзенчәлекләрен исәпкә алмады һәм биредә инде күптән өлгереп җиткән тел конфликтының эскалациясенә этәргеч бирде», – дип яза рус мәдәнияте җәмгыяте вәкилләре ---. Шәһри Казан



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә