ЭСКАЛА’ТОР и. лат. Кешеләр менеп һәм төшеп йөрү өчен, өзлексез хәрәкәт итә торган конвейер рәвешендәге баскыч. Метро поездларыннан чыккан халык белән бөтен эскалаторлар, керү һәм чыгу урыннары тулы. Р.Мостафин. Габделнурны тагын да гаҗәбрәк могҗиза көткән икән әле: ул, үзйөрешле баскыч – эскалатор белән җиде кат җир астына төшеп, метроны күрде ---. Р.Кәрами

ЭСКАЛА’ТОРЛЫ с. Эскалаторы булган. Мәскәүдә берьюлы өч лента – эскалаторлы «хәрәкәт итүче тротуар» төзү планлаштырылган. М.Хәсәнов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә