ЭСКАДРОН и. фр. 1) Кавалериянең 120 – 160 атлыдан торган, җәяүле гаскәрдәге ротага туры килә торган подразделениесе. Дондагы казаклар, кабат йөзлекләргә, эскадроннарга берләшеп, колхоз идарәләрен, авыл советларын --- җимереп ташлаганнар ---. В.Имамов. Тәүлек эчендә йөз кылычлы эскадроным, сугыша-сугыша, кырык чакрым үтте. Ю.Әминов 2) Кайбер илләрнең (мәс., Франциянең) армияләрендә танк һәм разведка подразделениесе |