ЭСКА’ДРА и. фр. 1) Бер үк яки төрле класс хәрби диңгез корабльләренең зур берләшмәсе. 1716 елны Изге Өмет борыны янындагы Ашханә култыгында Голландиянең 42 фрегаты бата. Эскадра белән 43 миллиард франклык алтын су асты патшалыгында кала. М.Юныс. Катерлар тавышы тынуга ук, Кавалевский эскадрасын кузгатты. И.Низамов 2) Чит ил судноларында йөзүдә булган хәрби корабльләр берләшмәсе. АКШның адмирал Ярмелл командалыгында «Аугуста» крейсеры һәм дүрт миноносец составындагы эскадра рейдта якорь ташлый. М.Мәһдиев 3) Кайбер илләрнең хәрби һава көчләрендә самолёт һәм ракеталарның берләшмәсе |