ЭСЕР и. рус 1) тар. Россиядә 1901– 1923 елларда социал-революционерлар партиясе әгъзасы ( социалист-революционер сүзнең кыскартылмасы). Ә элек эсер булган кешеләрне ул вакытта барысын да диярлек, җыеп, төрмәгә утыртканнар, юк иткәннәр. Р.Мостафин. Галимҗан Ибраһимов озак еллар дәвамында социал-революционерлар, ягъни эсерлар партиясе платформасында тора. Ә.Рәшит

2) «Справедливая Россия» сәяси партиясенең әгъзасы



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә