ЭРҮ ф. 1) Каты җисем югары температурада йомшару, сыекчага әйләнү; русчасы: плавиться. Шәмдәлләрдә шәмнәр эреп акса да, Өметләрне еллар утка якса да, Тик син генә миңа якты истәлек. Р.Шәрипов. Аңын югалткан хәлдә аны күршеләре күреп ала, аның чалбары пыскып яна, нейлон күлмәге, эреп, тәненә ябышкан. Р.Ибраһимов. Пыяласыман халәтнең үзлекләре – төгәл эрү ноктасы булмау, гомогенлык һәм изотроплык. Төзү материаллары 2) Түбән температурада туңган матдә җылылык тәэсирендә сыекчага әйләнү; русчасы: таять. Көн шактый җылы. Төнлә белән яуган карлар эреп, Төхфәтнең җеназасын китергән кыеш арбаның балчыклы тәгәрмәчләреннән кар өстендә калган сызыклар бетә бара иделәр. Ш.Камал. [Рафинад:] Әби, мороженыең эри. Т.Миңнуллин 3) Суга яки башка сыеклыкка салынган матдә шуның белән реакциягә кереп, шуны туендыру, билгеле үзлек бирү; русчасы: растворяться. Шикәр комына 1 стакан су салып, шикәр эреп беткәнче утта кайнатыгыз. Сөембикә. 1 стакан суда 2 чәй кашыгы тоз эретеп, шуңа чылатылган тампон белән көн саен битне һәм муенны сөртергә кирәк. Мәдәни җомга 4) Юешләнеп туңган әйбер җылыда җебү, йомшару. Кыш үткәреп, җәйгә чыккач, җир эрегәнне генә көткән төсле, кешеләр чәчүгә чыгар алдыннан, ул үлеп китте. Ш.Камал. Туңнан керткән керләр эрү 5) Әчү. Сөт эрегән // Оешу, төерләнү, эремчеккә әйләнү. Сөтнең өсте ябусыз торган, --- кайната гына башлаган идем, эреде дә төште. М.Фәйзи 6) күч. Нәрсәнеңдер күләме бик тиз кимү; сизелмичә бетүгә бару. Йорт салырга дигән акча эри. Запаслар эреп бетте 7) күч. Билгеле халык яки төркем башка халык белән катнашып китеп, үзен югалту, йотылу, ассимиляцияләнү. Чин тарихчылары аларның чин мохитендә эреп югалуларын да түркләр арасында сәяси-милли аң, үзара бердәмлек, татулык җитмәүдән килеп чыккан дип аңлаталар. Т.Әйди. Хәзәр халкы эреп югалу белән бергә, хәзәр теленең дә юкка чыгу процессы барган, нәтиҗәдә, бүгенгесе көндә әлеге тел үле дип санала. Мирас 8) күч. Нәрсәнеңдер микъдары, концентрациясе, күләме бик аз булып, таралып, бик тиз юкка чыгу, көтелгән нәтиҗә бирмәү. Без кертәсе акчалар андый зур төзелештә эреп кенә бетәчәк 9) күч. Башка бик күп кешеләр яки предметлар арасында игътибардан, күздән югалу, табылмас хәлгә килү. Инкогнито бара торган 3 нче класс пассажиры йөзләгән башка пассажирлар арасында эреп югалырга мөмкин. И.Нуруллин 10) күч. Ераклашып, нәрсәнеңдер баштан контурлары, аннары үзе дә әкрен-әкрен күзгә күренмәс булу, әкренләп юкка чыгу. Газизнең ягымлы йөзе, күз яшьләренең томанында тоныклана барып, акрын гына эри-эри күздән югала. Г.Бәширов. Еракта – Казан ягы, иксез-чиксез болыннар, әрәмәлекләр зәңгәр рәшә белән офыкка барып тоташа, эри. М.Мәһдиев 11) күч. Бик тиз, сиздермичә качып китү. Әле генә монда иде үзе, кай арада эреде // Гомумән юк булу, юкка чыгу, югалу. Нәтиҗә бөтенләй көтелмәгәнчә булды: элеккеге дус, шәфкатьле, игелекле, шатлыгын, кайгысын бергә уртаклашкан --- коллектив «эреде», юкка чыкты. Т.Галиуллин. Әйберемне шунда гына куйган идем, эреде 12) күч. Нинди дә булса тәэсирләндерә торган нәрсә йогынтысында йомшару, ягымлылану, юашлану. Аерылышканда кешенең күңеле тула, нервлары йомшый, бәгыре эри... М.Мәһдиев. Юләр инде без: мактауга эрибез, әзрәк тәнкыйть ишетсәк кырынаябыз. Н.Гыйматдинова 13) күч. Рәхәтлеккә бирелү, ләззәтләнү; тынычланып, иркенәеп китү. – Һай-һай-һай, Гарифә, бу кадәрле дә тәмле булыр икән чәең, тәмам эредем, – дип [Әхтәм бабай] --- урыныннан кузгалды. Г.Шәрәфи 14) күч. Бик тирән йокыга талу; тиз йокыга китү; ою, түнү. Көне буе бәбәй күтәреп, аннан-моннан юнәткән әче катык, әйрән белән сабый җанын саклап йөреп арганмын, ятам да эрим. А.Гыйләҗев ◊ Эреп аккан Гел зарланып торучы; уңмаган, җебегән, булдыксыз кеше турында. Безгә Газизҗан белән, пример, ярый, без – олы кешеләр, ә сез нәрсә, эреп аккан шикелле анда ятасыз? Вагон тулы кызлар. Г.Әпсәләмов. Эреп калу Каушау, югалып калу, нишләргә белмичә тору. Егет бу мизгелдә эреп калды, аннары ирексездән, бөтен дәрте белән, кызны кысып кочаклады. Т.Галиуллин Эреп бару Булган берсе эрү; эрү алдында тору. Беренче кар төшә җиргә, Төшә дә эреп бара. Г.Афзал. Чип-чиста күк йөзендә диңгезнең зәңгәр сызыгы эреп бара. М.Вәлиева Эреп бетү Тулысынча эрү, барысы да эрү . Көн кояшлы, җылы, кар инде эреп беткән. Т.Әйди. Чын румнар кайда хәзер? Яулаган биләмәләрдән «мәңгелек калага» агылган чуар халык арасында алар әллә кайчан эреп беткән. Р.Зәйнуллин Эреп җитү к. эреп бетү. Ләкин боз әле дә эреп җитмәгән. Н.Фәттах. Ботинкаларын бер-берсенә сугып куюыннан аның әле өшегән тәненең бозы эреп җитмәвен аңларга мөмкин иде. Ф.Яхин Эреп калу Эрегән хәлгә килү. – Үтегез! Үт түрдән! – диде ул, аннан көчкә телен әйләндереп, – улым Рөстәм, – дип өстәде. Бу сүзләрдән Рөстәмнең күңеле бөтенләй эреп калды. Г.Исхакова Эреп китү Кинәт эрү, бик тиз эрү. Ни булган Сабитка? Туганы белән күрешкәч, әз генә күңел бозы эреп киттеме әллә?! А.Гыйләҗев. Менә мин аңа [иремә], бүләк итеп, бер шешә бик яхшы вино алып кайтам. Мин кайткач, эри дә китә ул. М.Мәһдиев Эреп тору Хәзер эрү; эрегән хәлдә булу. Ата кеше, остабикәсенең күңелен күтәреп: – Ай-һай ла, сумсасы, сумсасы, авызда эреп тора, – дип мактап куя. С.Поварисов. [Хафизов:] – Ниһаять, без икәү генә, гүзәлем!.. – дип, ниндидер әрсез ашкыну белән, исерүдән эреп торган Венераны күтәреп алды... З.Фәйзи Эреп төшү к. эреп чыгу. Мин, Сара апаның: «Әй уңмаган нәрсә: чәйнегем эреп төшкәндер инде!» – дип, трубканы куеп, кайдадыр китүеннән файдаланып, телефонистка кызга үзебезчә сүз куштым. Ш.Биккол. Кылычы кылычка тиюе була, тегеләрнең кылычлары эреп төшә. М.Хәбибуллин Эреп чыгу Эрегән хәлгә килү, тәмам эрү. Алларындагы бәрәңгеләре суынган, самавырларының кайный-кайный суы бетеп, эреп чыккан. Ф.Яруллин Эри бару Акрынлап, эзлекле рәвештә эрү. Әйләнә-тирәдәге бөтен нәрсәнең җиргә иңгән караңгылыкта эри барып, офык читенең дә шәмәхә төскә авышкан шушы мизгелендә картның тавышы аерата ачынулы яңгырады. С.Шәмси. Ул боз сөңгесе кебек әкрен-әкрен эри барганын тойды ---. Х.Камалов Эри башлау Эрергә тотыну. Шушы ерып чыкмаслык уйларга чумып утырган арада, җәйге кыска төн, тәмам сыекланып, таң яктылыгында эри дә башлады. М.Юныс. Хәзер кар әкренләп эри башлады. М.Рәфыйков Эри төшү Аз гына эрү; тагы да күбрәк эрү. Җил ызбаны селкетми иде инде, тик тәрәзә пыяласында эри төшкән боз кисәкләре генә чытырдап куйгалыйлар иде. В.Астафьев Эри язу Чак кына эреми калу. Кулдан кулга йөреп таушалмаган беркатлы кызның инде эри язып куйган күңеле шуннан соң Хариска карата боз булып катты. Г.Сабитов |