ЭРУДИ’ЦИЯ и. лат. кит. Фәннең яки тормышның берәр өлкәсеннән яки күп өлкәләреннән киң хәбәрдарлык, тирән белемлелек, укымышлылык. Мин, футбол, хоккей өлкәсендә шактый надан кеше булганлыктан, Хәмит аганың бу эрудициясеннән көнләшеп яши идем. М.Мәһдиев. Әле менә болай сөйләшеп торуыбыз үзе генә дә ми эшчәнлегенең югары дәрәҗәсен, ягъни эрудицияне күрсәтә торган конъюнктив фактор бит, әйеме? Н.Мадьяров |