ЭРО’ТИКА и. гр. 1) Җенси хис; җенси теләк, шәһвәт. Порнография, секс, эротика, наркотик кебек төшенчәләрнең исемен дә белмәгән бәхетле чак! Р.Фәйзуллин. Китап кибетендә без китаплар күрәбез икән, аның 90 проценты укырга яраклы түгел: алар төрле мавыктыргыч триллерлардан, маҗаралардан, эротиканы пропагандалаучы китаплардан тора. Т.Миңнуллин 2) Гыйшык-мәхәббәткә багышланган, җенси мөнәсәбәтләрне чагылдырган сәнгать әсәрләре. Гәрчә эротиканы да сәнгатьтән куып чыгару дөрес булмас иде. Ә.Баян. Пушкин шигырьләрен, ярсып, ятар алдыннан кызарына-бүртенә укып чыккач, кызлар башка мондый кулъязма эротиканы укымаска сөйләштеләр. Х.Ширмән |