ЭРОТИК с. 1) Җенси үзенчәлекне чагылдырган; җенси хис уята, җәлеп итә торган. – Гаҗәеп шәп итеп тегендәге чибәр кызларның сыннарын ясый. – Шәп дигәнең нәрсәне аңлата? – дип елмайды Габделнур. – Аңлыйсың инде: эротик кыяфәттә – шәрә килеш, – диде Гена, күз кысып. Р.Кәрами

2) Эротика ( 1 мәгъ.) белән сугарылган; эротика жанрына ( 2 мәгъ.) караган. Чапаев турында Ершов дигән режиссёр эротик фильм төшерә, дигән хәбәр бар. Т.Миңнуллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә