ЭРО’ЗИЯ и. лат. 1) геол. Тау токымнарының, туфракның боз, агымсулар, җил һ.б. тәэсире белән юылуы, ашалуы. Көтү болындагы үләнне генә түгел, куакларны, әрәмәләрне таптап юкка чыгара, яр буенда эрозия башлана. Г.Бәширов. Аннары ул полосаларны, туфрак эрозиясенә каршы көрәш өчен, дип утырту кирәк иде. М.Мәһдиев

2) тех. Металл өслегенең газ яки сыеклык, шулай ук электр корылмасы тәэсире нәтиҗәсендә әкренләп җимерелүе, таркалуы

3) мед. Тән тиресе яки лайлалы тышча өслегенең җәрәхәтләнүе. Лайлалы тышчаның зарарланган өлешендә эрозия башлана, ул кисеп-кисеп авырта, әчетә. Сәламәтлек нигезләре. Ашказаны язвалары, эрозияләр булганда, бер ай дәвамында, кырган чи бәрәңгене ярты стакан оеган сөт белән болгатып, ач карынга эчәләр. Әлмәт таңнары



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә