ЭРМИТАЖ и. фр. иск. 1) Шәһәр читендә күңел ачу, аулакта күрешү өчен төзелгән сарай яки йорт; парктагы павильон. --- рус патшабикәсе Екатерина II әдәп белмәүче сарай хезмәтчеләрен Россия императоры сараенда эшләгән «эрмитаж уставы» кагыйдәләрен үтәргә мәҗбүр иткән. Казан утлары

2) Санкт-Петербургта дөньяның иң зур сәнгать һәм тарихи-мәдәни музейларыннан берсе. Эрмитаж, Рус музее, Смольный, Киров (Путилов) заводы, Кронштадт кебек тарихи урыннарда булдык. М.Әмир

3) Мәскәүдә, Казанда һ.б. кайбер шәһәрләрдә бакча исеме. Комклуб (Коммунистический клуб) хәзерге Щапов урамының үрге башындагы Эрмитаж бакчасында агач йортта урнашкан булган. Һ.Такташ. Фатир бүлгәндә, безгә дә тәрәзәләре Эрмитаж бакчасына карап торган йорттан өч бүлмәле фатир бирделәр. Л.Ихсанова



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә