ЭРЛӘ’Ү ф. Йон, сүс һ.б.ш.ны, бөтереп, җепкә әйләндерү. --- солдаткалар кичләрен бер-берсен дәшеп, --- моңаеп йон эрләгән, --- елашып-җырлашып утыра торган кичләр иде. М.Мәһдиев. Фабрикада сүсне җеп итеп эрлиләр дә аннан тукыма эшлиләр. Дөньяда ниләр бар?

Эрләп алу Тиз генә эрләү. Кичә хәлифә факеллар яндырып үткәндә, шуның яктысында җеп эрләп алдым. Гасырлар авазы

Эрләп бетерү Барысын да эрләү. Әнә йонны эрләп бетер, кишерләрне казып алып урнаштыр, борчакларны аерып җыеп куй! Әкият. Җебемне, бер тормастан утырып, күптән түгел генә эрләп бетердем. М.Фәйзи

Эрләп карау Булу-булмавын сынау өчен эрләү. Каләмемне орчык итеп, җеп тә эрләп карадым. Р.Харис. Алар олылардан эшкә өйрәнәләр: орчыклардагы эрләнгән җепне йомгакка күчерәләр, үзләре җеп эрләп карыйлар. Мифлар

Эрләп кую Алдан эрләү; тиз арада эрләү. Әнинең кышлый эрләп куйган җепләре булган икән. И.Гази. Бибимәмдүдәне дә атасы --- алдан ук кисәтте: – Йоннарыңны эрләп куй, утырмада оек-бияләйләр бәйләп кайтырсың, – диде. М.Әмирханов

Эрләп тору Хәзер, сөйләү моментында эрләү; һәрвакыт, гел эрләү. Ул эрләп тора, мин йонны язып, әзер җептән бәйләп торам: бер ай эчендә 30 пар оекбаш бәйләдем. Татарстан яшьләре



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә