ЭРЛӘГЕЧ и. 1. Эрләү өчен хезмәт итә торган механик яки электр җайланмасы. Аннан кайткач, Ибраһим хезмәт артеленә керә һәм 1921 елның язына кадәр төрле эшләрдә була: сабын кайната, сумала куа, җеп эрләгечләр, чаңгылар ясый. Фән һәм тел. Чормалардан эрләгечләр, шәмдәлләр төште. Кызыл таң

2. с. мәгъ. Эрли торган, эрләү өчен хезмәт итә торган. Эрләгеч станок бу өч операцияне дә бер үк вакытта һәм өзлексез алып барырга мөмкинлек тудыра. Юлдаш



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә