ЭРЕТҮ ф. 1) Каты, кристаллик төзелешле матдәне, җисемне сыек халәткә китерү. Металлургия комбинатында, домнада тимер эреттем мин шушы кулларым белән... Р. Мөхәммәдиев . Минзәләдәге офицерлар мәктәбе курсантлары пивзавод янындагы полигонда пистолетлардан, автоматлардан атып, өйрәнүләрдән кайтып киткәч, зоотехникум малайлары килеп, кызыл балчык арасыннан пуляларны җыеп кайталар да, кургашын эретеп, ядрә ясыйлар. Р.Хәбибуллина 2) Түбән температураларда кристаллаша, туңа торган матдәләрне югары температура ярдәмендә сыекча хәленә күчерү. Чишенми-нитми генә, тәрәзә бозын эретеп, урамга карый башлый. А.Гыйләҗев . Кояш көн саен югарырак күтәрелеп, урман эчендә генә калган карны да эретеп бетерә язды. И.Хуҗин 3) Салкында калып каткан, туң әйберне йомшак хәлгә китерү, җебетү. Харап уңайлы ул мич. Әминәсе алып кайтып биргәч, башта өйрәнә алмый интеккән иде, хәзер ит эретергә булса да шуны кабыза, аш-боткасын да шуңарда гына җылытып ала. Д.Булатова. Катырылган казны эретеп тормасагыз да ярый. Шәһри Казан. Керләрне эретү. Җиләкләрне эретү 4) Гадәттә тыгызрак, катырак хәлдә була торган матдәләрне, җылытып, йомшаграк, сыеграк хәлгә китерү. Гел сутлы юеш балчык эчендә йөреп, аяк-куллар ярылып, чебиләп беткән, аны бетерү өчен туң майны эретеп майлаганда, майның ачыттыруы йөрәгемә төшкән иде. Г.Камал. --- күпмедер вакыт узгач, авылда яңа һөнәр барлыкка килде: сагыз эретү. М.Мәһдиев 5) Металл, пластмасс һ.б. ясалган әйберне махсус яки ялгышлык белән кайнарга куеп, аның тулылыгын бозу, үзгәртү. Бераздан бик ачы ис чыгуга самавыр янына йөгереп килсәк, мин самавырга су салырга онытканмын икән – күз алдыбызда самавырны эреттек. Һ.Идиятуллина 6) сөйл. з-сыз Һава торышы җылыга таба алмашынып, карлар, бозлар эри башлау. Кояш нурын болыт капласа да, Яз язлыгын итә – эретә, Карлар бетеп, кара җир яшәреп, Сандугачлар сайрар көн җитә. М.Гафури 7) күч. Кешедәге усаллык, кырыслык яки үпкә хисләрен юкка чыгару, йомшарту; кешене юаш, күндәм итү. Сүзе белән кешене эретә. Х.Камалов. Синең кебек өч ирне, эретеп, балавыз иткән инде мин. Ә.Баян. Тыңласыннар өчен, ул туганнарына матур-матур сүзләр таба: «Тәти абыем», «Җылы бабам», «Йомшак әбием» дип эретә. К.Тимбикова ◊ Эреткән дә череткән 1) Кемнең дә булса гайбәтен сату турында. Бер көнне Нәгыймә абыстайга дөньяга килмәгән сүзләр сөйләп җибәргән. Мине бөтенләй эреткән дә череткән. Г.Камал; 2) Эштән чыгарып сүгү, орышу турында Эретә бару Торган саен ныграк эретү. --- халыкны төрле тарафларга сузылган Казан урамнары үзенә суырып алып, сафларны сирәгәйтә, эретә бара иде. Ф.Сафин. Аның миллиятен чит мәдәният эчендә тоз кебек эретә бара. М.Исхаков Эретә башлау Эретергә тотыну. --- Мансурның аңа төбәлгән күзләрендәге җылы нур Фәйрүзәнең җанында укмашкан әрнүне әкрен генә, сиздермичә генә эретә башлагандай тоела. Р.Мулланурова. Рәмзиянең атна буе, үз баласын караган кебек, яныннан китмичә утыруы Минһадыйның хатын-кызларга булган бозлы карашын бераз эретә башлады. Д.Гыйсметдинов Эретеп алу Тиз генә эретү. Балны кәрәздән аерып алу өчен, кәрәзле балны уртача гына эсселектәге мич эченә куеп, эретеп алганнар. Р.Зарипов. Атланмайны яки маргаринны җиңелчә генә эретеп алырга да шуңа лимон кабыгын вак угычтан уып салырга. Ватаным Татарстан Эретеп бетерү Барысын да эретү . Иреннәре битенә ялкын бөркегәндәй итте, сулышны буды, өнне алды. Ул гүяки Ленизаны тәмам эретеп бетереп, ахырынача үзенеке итте. М.Маликова. Менә ичмасам, бу ис шифалы, менә ичмасам, бу ис организмдагы шыплап тулган тозларны эретеп бетерә, минәйтәм, валлаһи! М.Шаһимәрдәнов Эретеп җибәрү Кинәт эретү; бераз гына эретү. Каты бәгырьле энесенең җанга якын сүзләре Әһмулланы эретеп җибәрде. Б.Камалов. --- Хәбир әрнүле үпкә белән Мәдинәнең күзләренә карый да алардан йөрәген җылытырлык, боек күңелен эретеп җибәрерлек очкыннар эзли. Ш.Хөсәенов Эретеп кую Алдан эретү; эрегән хәлгә китерү. Караваты астыннан әллә нинди ак калайга эретеп куелган киң җилем такта килеп чыкты... Г.Ибраһимов. Әнисе кичтән изеп куйган ярты чиләк ачы камырны унбиш йомырка, бер кечерәк табак уылган эремчек салып ишләде, күп итеп сары май эретеп куйды ---. Н.Көбәш Эретеп ташлау Тиз арада эретү. Баш китәрлек бәла булу ихтималы аларны тагы бергә бәйләде, арада булган аңлашылмауны эретеп ташлаган кебек итте. Х.Камалов Эретеп тору Һәрвакыт, бертуктаусыз эретү; әледән-әле, еш эретү. Бер кар явып, бер эретеп торганга, җир өстенә ала-тилә ямаулыклар салынды. С.Рафиков |