ЭРЕТМӘ и. Ике яки берничә каты җисемне, аеруча металларны кушып эретеп ясалган металл үзлекле коелма; русчасы: сплав. Безнең заводта бит бронза эретү технологиясе һәйкәл кою өчен көйләнмәгән. Бу эретмәне алу өчен, Госснаб заводларга аның һәр килограммын төгәл үлчәп кенә бирә. Г.Галиева. Казанны кою өчен киткән эретмәдә тимер, цинк, кургашын, аккургаш, бакыр, көмеш һәм алтын да бар. А.Тимергалин |