ЭРЕТКЕЧ и. 1. Нинди дә булса икенче матдәне эретергә сәләтле матдә. Катнашмага эреткеч өстәү 2. с. мәгъ. күч. 1) Эретә торган. Кабина пыялаларына һәм калак-канатларына боз эреткеч җайланмалар куелган. Р.Ибраһимов 2) күч. Яхшы мөнәсәбәтле, күңелгә керә торган, җылы, ягымлы. Уфага килердән алда йөрәкләрне эреткеч җылы хатларында ул, гадәттә, шундый юллар язып җибәрә торган иде ---. Ш.Биккол. Әнисе плитә янында булаша иде. – Кайттыңмы, кызым, – диде ул, җан эреткеч ягымлылык белән. М.Кәбиров |