ЭРЕНЛӘ’Ү ф. Шешкән, җәрәхәтләнгән урында эрен, үлек барлыкка килү. Илшат, әтисенең тавышыннан уянып, эренләгән күзләрен угалады. Р.Зәйдулла. Яра төзәлмәде. Сасы ис чыгарып эренләде, зурайганнан-зурайды, врачлар арасында тагын аякны кисү турында сүзләр чыга башлады. З.Зәйнуллин Эренләп бетү Нык эренләү. Айга якын елаган да елаган малкай, күзләре эренләп беткән. Д.Гайнетдинова. Күзләре эренләп, кысылып беткән, --- ниндидер бер сукбай белән Мәтли Хәбибулласы кибет артындагы калкулыкта --- өченче шешәне төпләп киләләр. Г.Сәгыйров Эренләп тору Даими, әледән-әле яки хәзерге моментта эренләү. Балтыр сөягендәге иске ярасы ачылган, эренләп, сүлләнеп тора ---. Х.Камалов. Аның ике күзе дә кызарган, алар туктаусыз эренләп тора. Г.Бәширов Эренләп чыгу Эрен барлыкка килү. Микәйнең авызыннан сулар килде, тамак төбе янды, күзләре эренләп чыкты. Р.Мөхәммәдиев Эренли башлау Эренләргә тотыну. Атна үтүгә, аякның төсе үзгәреп, шеше кимеп, җәрәхәт эренли башлады. З.Зәйнуллин. Бичараның инде берничә урында тәне дә сыдырылып, эренли башлаган. Безнең гәҗит |