ЭРЕН и. 1) Организмдагы йомшак тукымалар ялкынганда барлыкка килә торган куе саргылт яки яшькелт төстәге куерык; үлек. Кыяфәте куркыныч иде күршенең: шешенке күз кырыйларына эрен укмашкан, иреннәре бер-берсенә ябышып каткан. Р.Зәйдулла. 1936 елда үпкәсенә ясалган операциядән соң, Галимҗанның хәле яхшыра башлый, үпкәсендә эрен хасил булу кими ---. З.Зәйнуллин 2) диал. Шеш, чуан ◊ Эрен җыю Эренләп шешү |