ЭРЕМӘ и. Каты яки сыек матдәне суда яки башка сыекчада эретүдән барлыкка килгән масса; русчасы: раствор. Варфоломей «Гүзәллек» фотоательесына мастер ярдәмчесе булып урнашты. Аңа эремәләр ясау, яктырту, чират көтүчеләргә хезмәт күрсәтү --- йөкләнде. А.Мифтахетдинов . Бер рюмкада – туендырылган шикәр эремәсе, икенчесендә туендырылган тоз эремәсе әзерләгез. Кызыклы психология. Диссоциация нәтиҗәсендә эремәдә электр үткәрүче ионнар хасил була. Физика



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә