ЭРЕЛЕК и. 1) Эре булу үзенчәлеге. Мичуринга үзенә чит ил сортларыннан җимешләренең эрелеген һәм яхшы тәм сыйфатларын, ә җирле сортлардан суыкка чыдамлылыкны күчереп алган чәчкеннәрне сайлап алырга кирәк була. Дарвинизм нигезләре 2) Берәр нәрсәнең зурлыгы, күләме. Бәлеш эченә дигән итне юганнан соң, сөякләреннән аерып, кузы чикләвеге эрелегендә турыйлар ---. Халык ашлары 3) күч. Масаючанлык, тәкәбберлек, һавалылык. Шулай да ул, берничә минутка, калыбыннан чыккандай, тәкәббер эрелеген онытып --- минем йөрәгемне дулкынланып кысылырга мәҗбүр иткән бер талпыну ясап ташлады. Ә.Еники. Тарихчы – күркә! Андагы горур кыяфәт, андагы каш җыерулар, бугаз уйнатып төрле тавышлар чыгарулар, эрелек! М.Мәһдиев |