ЭРЕЛЕ’-ВАКЛЫ с. 1) Төрле зурлыктагы, кайсы эре, кайсы вак, катнаш, аралаш. Олауларның һәркайсында сандыклар, олы-олы әрҗәләр, төйнәп салынган урын-җирләр, иләк-чиләкләр, савыт-сабалар, эреле-ваклы төеннәр, чүпрәк-чапраклар. М.Хәсәнов 2) Олысы да, кечесе дә булган, төрле яшьтәге. Әни күчтәнәчләрен ала да эреле-ваклы балалар каршысына килеп баса. Г.Бәширов. --- урман буендагы иңкүлектә эреле-ваклы малайлар ыгы-зыгы килә. Ф.Шәфигуллин |