ЭРЕЛӘНҮ ф. 1) Үсеп, бер-берсенә кушылып һ.б.ш. рәвештә күләмгә зуррак булып китү; зураю. Тора-бара агачлар эреләнде, юл начарланды ---. С.Шәрипов. Казандагы «төркемнәр» арасында эреләнү тәмамланып килә, кечкенәрәк, көчсезрәк төркемнәрне «зурлар» күптән йотып бетерделәр диярлек. Х.Ширмән

2) күч. Масаю, тәкәбберләнү, үзен үзе зурга кую. Ул – мәҗлес хуҗасы һәм зур бер институтның ректоры, әмма иң гаҗәбе: аңарда шушы өстенлеге белән һичбер төрле эреләнү дә, масаю да юк. Ә.Еники. – Ә сине күргән дә юк. Эреләнде берәү, – диде Кәнзел, авызын тутырып тәмәкесен суырды да Талип карап торган якка өреп җибәрде. М.Хәбибуллин

Эреләнә бару Акрынлап, аз-азлап эреләнү. Якынайган саен, кабер ташлары да эреләнә барды. Ф.Җамалетдинова. Сунарчы туйралар белән капланган сыртка күтәрелде, күтәрелгән саен, агачлар эреләнә барды ---. Ә.Әминов

Эреләнә башлау Эреләнергә тотыну; эреләнү билгеләре сизелү. Башта алар һава торышы турында сөйләштеләр. Гадәттә, өлкәннәрнең сүз җебе шуннан эреләнә башлый. Н.Гыйматдинова. Иркәли-иркәли бозып та бетердек бугай инде үзен. Эреләнә башлады. Л.Ихсанова

Эреләнә төшү Бераз эреләнү; тагы да эреләнү. Мин, бераз эреләнә төшкән сымак, үземнең «Төхфәтелмөлек» һәм «Гайнелгыйлем» укуымны әйткәч, алар аптыраша төштеләр. М.Гафури. Эреләнә төшкән яңгыр тамчылары күлдәвеккә төшкәндә, су өстендә үтәкүренмәле куыклар хасил була да тетелеп юкка чыга. А.Вергазов

Эреләнеп алу Кыска вакытка, азга гына, бераз эреләнү. Кем икәнлеге җәһәт исенә төшеп, Салих эреләнеп алырга булды. Т.Галиуллин

Эреләнеп йөрү Һаман, гел эреләнү. Бүген әле Габдулла бөтенләй эреләнеп йөри. Һ.Такташ

Эреләнеп китү Тиз арада, көтелмәгәндә, сизелерлек эреләнү. – Тә-тә-тә!.. – дип куйды кайсыдыр. – Бу бүген бәрәңгенең зуррагын ашаган, ахры, бик эреләнеп киткән, – диде. М.Хәсәнов. Тәбәнәк кенә үрләр дә биегәя башлады, юл кантарлары да эреләнеп китте. М.Юныс

Эреләнеп тору Һәрвакыт, бертуктаусыз эреләнү; әле, хәзерге моментта эреләнү. Разия апа да эреләнеп тормады: һәркемгә исеме белән эндәште, һәркемнең хәлен-әхвәлен сорашты ---. Н.Фәттах. Ул үзенә охшаган да, шул ук вакытта эреләнеп торуы белән гаҗәп көлке дә иде. М.Маликова



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә