ЭРЕЛӘНДЕРҮ ф. 1) Зурайту, эрегә, зурга әйләндерү

2) Берничә хуҗалык яки административ берәмлекне берләштерү, шулардан бер зур берәмлек оештыру. Авылларны эреләндерү, беренчедән, кемнең дә булса теләү яки теләмәвенә карамаячак. Тормыш үзе шуңа этәрә. М.Мәһдиев. Эреләндерелгән кайбер колхозларда үзәк утардан читтәге авылларга үгисетебрәк карау беркемгә дә сер түгел. Р.Гәрәй

Эреләндерә бару Булган берсен берәм-берәм акрынлап эреләндерү. Һәр 5 – 10 көн саен ике сакманны бергә кушып эреләндерә баралар. Сөембикә. Колхозларны һаман эреләндерә бардылар, шуның белән бергә авыллар белән җитәкчелек итү дә үзәкләштерелде ---. Мәйдан

Эреләндерә башлау Эреләндерергә тотыну. Авыл Русиядә гомер-гомергә тәҗрибә басуын хәтерләтеп килә: аны я бөтенләй оныталар, я эреләндерә башлыйлар, я кабат вакларга-бүлгәләргә тотыналар. Ватаным Татарстан

Эреләндереп бетерү Барысын да эреләндерү. Бу елларда кайбер районнарны кушып, эреләндереп бетергәннәр иде инде. Х.Гатина



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә