ЭРЕ с. 1. 1) Зур күләмле кисәкләрдән торган; киресе: вак. Ишек ачылуга, эре роза чәчәкләре төшкән халат кигән ап-ак чәчле Юлия Борисовна --- ярыктан карады. М.Хәбибуллин. --- өерелеп, тузан-туфрак күтәрелеп, җилнең кузгалуы да, биткә китереп бәргән эре тамчылары да, --- барысы да --- бик якын иде. Х.Ширмән 2) Зур, гадәттәгедән зуррак күләмле. Маркин --- коры җир тирәсендәге су төбенең эре масштаблы картасына төзәтмәләр кертте. А.Мифтахетдинов. Ләкин мин күзәткән егет – крестьян егет иде: зур куллы, озын гәүдәле, эре аяклы. М.Мәһдиев 3) Гадәтидән зуррак үлчәмдәге; киң, озын. Сабир, сөйләнә-сөйләнә, эре адымнар белән алга атлады. А.Алиш 4) а.х. Сыер, үгез, буйвол, як кебек мөгезле йорт хайваннарын берләштергән. Авыл балалары белә торганнардыр: бигрәк тә салкын көзге көннәрдә тана, бозау, сыер ише эре маллар тау итәкләренә --- китеп, «кайтырга оныталар». Җ.Дәрзаман. --- кайбер урыннарда эре терлекне башта электр тогы ярдәмендә аяктан егалар, аннан соң гына чалалар. Инсан һәм дин // Гомумән сыер, үгез, ат, дөя һ.б. зур йорт хайваннарын берләштергән. Эре малны инде әйтәсе юк: Әнә Газиз картның колыны, Үз анасын эзләп, җиз быргыдан Яңгырата ерак болынны. А.Хәлим 5) Киң масштаблы; составы зур булган. Ләкин бу дәһшәтле указ да көткән нәтиҗәне бирми, бары тик, дәүләтен саклар өчен, күп җир биләүче эре алпавытлар гына ашыгып чукыналар ---. Ә.Еники 6) Көче, мөмкинлекләре, йогынтысы һәм кыйммәте ягыннан зур; әһәмиятле; дәрәҗәле. Эре капиталдан мәхрүм калуны бер җамаяк ашсыз калу дип кенә уйларга ярамый. Л.Шагыйрьҗан 7) Зур кыйммәтле, зур бәяле. Җиймәк өчен безгә бирелгән эре акча бар иде. Дастан. Акчалар бик эре: унлык – кара-көмеш сурәтле, утызлык – озын, кызгылт алсу, йөзлек – тастымал буе. М.Мәһдиев 8) күч. Тәкәббер, масаюлы, һавалы. --- шул арада эре кыяфәт белән тырт-тырт басып, --- кызыл кикрикле купшы әтәч килеп чыкты. Н.Фәттах. --- шофёрың үзеңнән тәбәнәк, койгырыш кына бер мәхлук булсын. --- Әгәр ул мәһабәт гәүдәле, эре кыяфәтле, җитмәсә, акыллы да булса... шофёрны – син, сине шофёр дип бутаулары мөмкин. М.Галиев 2. рәв. мәгъ. 1) Киң алып, озын ясап, зур итеп. Эре-эре атлап, яңадан мунчага таба китеп барды. Ф.Латыйфи. Әнием бер атлаганны Мин вак-вак биш атладым. Ул елмаеп карый килде: – И, балакай, синең адым... Инде хәзер киресенчә – Мин эре атлый башладым. Ш.Галиев. Итне эре турагансың 2) күч. Масаеп, тәкәбберләнеп. Җыелышта Талип үзен гадәттәгечә эре тотты һәм алган сүзен шулай тәмамлады – аңа калса, аның белән һәммәсе килеште. М.Хәбибуллин. Секретарь ярты сәгатьтәнме, бер сәгатьтәнме эре генә дәү ишеккә ымлагач, ул, каударланып, ишеккә ташлана ---. Р.Зәйдулла 3. и. мәгъ. диал. Онны иләгәннән соң иләк өстендә кала торган кибәк, көрпә. Иләктәге эрене бозауга болгатып бирдем ◊ Эре бавырлы Бик масаючан, тәкәббер, һавалы кеше турында. Эре бәрәңге Абруйлы, урындагы һ.б.ш. кеше; үзен зурга куючы кеше. Язуында да ул полковник каршында үзенең шактый эре бәрәңге икәнлеген күрсәтергә тырышты. С.Поварисов. Эре бәрәңге ашаган Эреләнгән, тәкәбберләнгән, масайган. – Егетебезнең әнисе бик усалдыр, ахрысы, кызларга карама, дип әйтеп җибәргәндер. – Егетмени ул, поломучный бит. – Безгә килгәч эре бәрәңге ашаган. – Егерме кызга – бер егет, эреләнерлек тә шул. Ә.Баян. Эредән җибәрү к. эредән кубу. Эре иләктән иләү 1) Эшне аннан-моннан гына эшләү; 2) Тикшерү, сайлап алу һ.б.ш. эшләрдә беренчел, гомумирәк таләпләр кую, артык җентекләмәү, иң начарларын гына төшереп калдыру. Эре иләктән үткәрү к. эре иләктән иләү. Шул белем белән без, сепарат авызына салган сөт кебек, имтиханга агылып кереп киттек, – алты йөз утызы гына торып калды. Инде шулар эченнән, башта эре иләктән генә үткәреп, кырык сигез урынга туксан алты кеше кабул иттеләр ---. Х.Сарьян. Эредән кубу 1) Гадәти булганнан зуррак эшләр белән шөгыльләнү; 2) Әллә ни булдыра алмаса да, булдырган кебек артык эре сөйләшү, һавалану. Теге вакыттагы үсмер оялчыклыгын эредән кубып сөйләшерлек өстенлек алыштырды. М.Галиев. Болай эредән кубып сөйләшүгә ул гына түгел, Назыйм да тотынмас иде, әмма Ленар кузгалгач, моннан читтә калмады. Р.Айзатуллин. Эре сөякле Таза, олы гәүдәле. Эре сөякле, юан беләкле егетләрнең сугыштан нибары берсе култык таяклары белән әйләнеп кайтты... М.Мәһдиев. Ишек катында, түргә үтим микән, юк микән дип, шактый олы яшьләрдәге бер карт басып тора иде. Карт киң җилкәле, эре сөякле. М.Хәбибуллин. Эредән сукалау к. эредән кубу. – Алай ук эредән сукаламасаң да ярар, якташ, – дип әйтеп куя Зәки Вәлиди, рәсмилекне өнәмичә. Р.Мөхәммәдиев. Эредән яру к. эредән кубу. – Юк, – диде бу иптәш, саран гына елмаеп. – Кармак салып утырырга туры килгәне юк. Берәмләп тоту гына мине кызыксындырмый. «Эредән яра абзый кеше», – дип уйлап алдым мин ---. Ә.Еники. Эре чирттерү Арттыру. – Яшерми генә әйтегез, кулыгыздан нинди эш килә? – Барысы да! – дидем мин, эре генә чирттереп. М.Сәлим |