ЭРГӘДӘШ с. 1. 1) Чиктәш, яннары белән янәшә торган. --- Кара бәк нәселләре Әгерҗе һәм аңа эргәдәш төбәкләрдәге Исәнбай, Байсар, --- Сарман авылларында утырганнар. М.Әхмәтҗанов

2) мат. Бер яны уртак булган, бер яссылыкта янәшә урнашкан. Эргәдәш почмаклар

2. рәв. мәгъ. Янәшә, күршедә, күрше булып. Казак далалары белән эргәдәш яшәгән башкортларда да --- атлар куалап алып китү гадәти бер эш, зур егетлек саналган. З.Зәйнуллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә